«Җиңү - 2024» Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабы финалы республиканың 16 районыннан 160 катнашучыны җыйды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Казанда  «Патриот» спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерлек буенча республика үзәгендә   «Җиңү - 2024»  Бөтенроссия хәрби-спорт   уеннарының республика этабы финалы  башланды. Анда  республиканың 16 районыннан  160 кеше  катнаша.  ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Әсгать Сәфәровның сәламләвен ТР Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдинов укыды.

Әлеге хәрби-тарихи уеннарның төп максаты  -  патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләү, яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү, яшьләр мохитендә экстремизм һәм хокук бозуларны кисәтү. Болар барысы да РФ Рәисе Владимир Путин Указы буенча төзелгән Россия хәрби-тарихи җәмгыять максатларына туры килә.

Безнең оешманың тырышлыгы  Россиянең хәрби-патриотик үткәнен өйрәнүдә дәүләт һәм җәмгыять көчләрен туплауга, Ватан хәрби –тарихи үткәнен өйрәнүгә ярдәм итүгә һәм аны бозу  омтылышларына  каршы торуга, хәрби-тарихи фән казанышларын популяштыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Әсгать Сәфәров үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә,  уенда катнашу Россия Федерациясенең  героик  хәрби тарихы өлкәсендә белемнәрне алга таба киңәйтүгә этәргеч булып тора, шулай ук катнашучыларга физик әзерлекне яхшыртырга, хәрби һәм команда рухын, максатчанлыкны күрсәтергә мөмкинлек бирә. 

   «Җиңү - 2024»  Бөтенроссия хәрби-спорт   уеннары  - традиөион чараларның берсе һәм ул  2008 елдан бирле үткәрелеп килә.  Барлык патриотик берләшмәләр, клублар бу вакыйганы түземсезлек белән көтеп ала.

Анда катнашучылар физик әзерлекләрен генә күрсәтеп калмыйча, ил тарихы буенча белемнәре, беренче медицина  ярдәме күрсәтү һ.б. буенча  да  көч сынаштылар.  

Чара яшьләрдә патриотик  аң,  актив гражданлык позициясе нигезләрен формалаштыруны тәэмин итүче патриотик тәрбия системасын камилләштерү максатларында үткәрелә.

Җиңүче    команда  Татарстанны  бөтенроссия этабында күрсәтәчәк. Ярышлар программасы үз эченә Ватан тарихын белү буенча теоретик блокны,   «Визит карточкасы» конкурсын, шулай ук АК-74 магазинын сүтеп-җыю һәм кору, беренче медицина ярдәме күрсәтү, противогаз кию, фаертаг һәм ГТО нормативларын тапшыруны үз эченә ала.

Моннан тыш барлык командалар Казан югары танк училищесы полигонында тактик уеннарда катнаша. Конкурс чаңгыда гамәли биремнәр үтәп, өч километрлы дистанцияне үтүдән гыйбарәт: киртәләр һәм зарарланган җирлек участокларын узу, шартлы дошман һөҗүмен кире кагу, гранатаны төгәллеккә ыргыту, яраланган кешене алып чыгу һәм АК-74 тән ату күнекмәләрен үтәү.

Шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән тәбрикләнәчәк. Җиңүче команда республиканы Бөтенроссия «Җиңү»  хәрби-спорт уены финалында тәкъдим итәчәк.

 Республика этабы ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, ТР «Юнармия» балалар, яшүсмерләрнең хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте  һәм Казан югары танк училищесы белән берлектә  ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International