Татарстанга Сочи шәһәрендә үткән Бөтендөнья яшьләр фестивалендә республиканы тәкъдим итүче делегатлар һәм волонтерлар кайтты.
Бөтендөнья яшьләр фестивале РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатында үтә.
РФ президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә үткән оештыру комитетының беренче утырышында Фестивальне «Сириус» федераль территориясендә үткәрергә карар кабул ителде.
Бөтендөнья яшьләр фестивалендә мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт, бизнес, медиа өлкәсендәге 20 мең, 10 мең чит ил катнашучыларын кертеп, яшь лидерлар катнаша.
Фестиваль хәрәкәте тарихында беренче тапкыр буларак, чарада Россиядән 14-17 яшьлек – 500, чит илдән – 500 яшүсмер катнашу мөмкинлеге алды.
Бөтендөнья яшьләр фестивален оештыручы – Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы (Росмолодёжь).
«Мин ышанам, без башка илләрдән килгән делегатларга үзебезнең дуслык яратуыбызны күрсәтә алдык. Алар Россиянең диалогка барырга әзер булуын һәм, бигрәк тә, халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә әзер булуын күрделәр. Татарстан делегатлары республиканы иң югары дәрәҗәдә күрсәттеләр, төрле чараларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Безнең яшьләребез зур масштаблы, халыкара чарада оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде. Без моның белән бик горурланабыз», - дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыков.
Татарстан Республикасын 225 делегат һәм 82 волонтер тәкъдим итә. Фестивальдә республика делегатлары үзләрен төрле яктан күрсәтә алдылар һәм Татарстан илнең ТОП-5 төбәгенә кертелде.
Фестивальдә Татарстан өчен аерым «Казан» павильоны төзелде һәм анда Татарстан делегациясе Сабантуй милли бәйрәмен оештырды. «Казан» павильонында төрле төбәк һәм төрле илдән килгән делегатлар халык ярышларында һәм уеннарында үз көчләрен сынадылар.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча, чит ил кунаклары өчен төбәк программасын оештыру өчен Россиянең 30 төбәге билгеләнде. Программага 5 тематик маршрут керә: « Россиядә яшәргә һәм эшләргә», «Хәтер юлы», «Чикләрсез ил», «Без Россиягә әйләнеп кайттык», Халыкара күргәзмә-форум «Россия».
Татарстан да төбәк программасы үтәчәк төбәккә кертелде. Ул 12 марттан 16 мартка кадәр үтә. Инде бүген үк «Россиядә яшәргә һәм эшләргә » маршруты кысаларында республикага 50 илдән 100 делегат килде. Алар өчен төрле дискуссияләр, мәдәни-танып белү чаралары, традицияләр, гореф-гадәтләр, йолалар белән һәм Татарстан милли ашлары белән танышулар, истәлекләр урыннарга экскурсияләр оештырыла.
Бөтендөнья яшьләр фестивалендә «Сириус»университетында халыкара китапханә ачылды. Китапханәдә җиде стеллаж урнаштырылган. Алар 24 мең басманы саклауга исәпләнгән 320 киштәдән тора.
Авторлар проекты идеясе буенча китапханәгә Бөтендөнья яшьләр фестивалендә теләсә кайсы катнашучы китап китерә ала. Бу төрле илләр әдәбияты да, инглиз телендә рус классик әсәрләре дә, шулай ук фәнни журналлар һәм энцеклопедияләр дә булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы китапханә фонды тулыландыруда иң актив катнашучы булды. Татарстан делегатлары 200дән артык китап алып килделәр.
Болардан тыш, Татарстан делегатлары төрле чараларда актив катнаштылар: Яков Кротоаның «ДатаФабрика» стартапы Питчинг Фабрика кысаларында ТОП-10 проектлар санына керде (барысы 100дән артык проект бирелгән); аутентик ансамбльләр чыгышы кысаларында Татарстан ZAKARIA коллективы тарафыннан тәкъдим ителде; Анастасия Захарова 2 мең гариза арасыннан 15 экспертның берсе итеп сайланды; Георгий Будник фестивальнең башка катнашучылары белән бергә IT-кампания оештыра, ул якын арада рәсми теркәлү узачак. Алена Комарова ВФМ кысаларында керлинг буенча турнир призеры булды.
Фестиваль дәвамында катнашучылар өчениртән йөгерүләр оештырыла, аларның нәтиҗәләре буенча Казан марафонына слотлар уйнатыла. Ираклий Чантурия Бөтендөнья яшьләр фестиваленең шахмат турниры нәтиҗәләре буенча 10 финалист арасына керә; Саркис Закарян «Климат үзгәрүе һәм халыкның эко-борчылуын киметү» темасына хакатонда эксперт була, шулай ук команда белән бергә «Завод» бизнес-уенда 3 урынны ала.
Андрей Горячев Антон Егоров Бөтендөнья яшьләр фестивалендә оештырылган спорт турнирында 1 урынны алдылар. Шулай ук Андрей «Завод» бизнес-уенда «Иң яхшы директор» бүләген ала; Евгения Прошина фестиваль кысаларында Тынычлык Яшьләр Шәһәре идарәчеләре сайлауларында 3 урынга лаек була; Яна Мастрова «Мәскәү» стендында баттлендә 2 урын, Алина Хамидуллина Татарстан Республикасы яшь эшмәкәрләр юнәлешендә делегация вәкиле буларак, «Авторадио» чакырыла; Эмиль Мифтахов Герман Греф лекциясе буенча соравы өчен Мәскәү буенча экскурсиягә чакырыла һ.б.
Бөтендөнья яшьләр фестивален оештыручы – Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы (Росмолодёжь).