ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Милли китапханәдә Бөтендөнья яшьләр фестиваленең күчмә программасы кысаларында Казанга килгән чит ил делегатлары белән очрашты. Ул республикада яшьләр сәясәте турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
«Безнең өчен 50 илдән килгән шундый зур делегацияне кабул итү бик мөһим. Татарстан һәм Казан төрле өлкәдә югары дәрәҗәдәге төрле халыкара чараларны кабул итә. Безнең визит ул - тарихта кала торган билгеле вакыйга», - дип фестиваль катнашучыларын сәламләде министр.
Ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгының иң өстенлекләрнең берсе булып гаилә кыйммәтләре мәсьәләләре һәм иҗади һәм һөнәри үзүсеш өчен шартлар тудыру булуын ассызыклады.
Алга таба Ринат Садыйков Татарстан турында, Татарстанда 175 милләт вәкилләренең үзара дус, тату, килешеп яшәүләре турында сөйләде.
« Татарстанда 4 млн халык яши, шуларның 1 млн – яшьләр. Төбәктә дәүләт яшьләр сәясәтенә 30 ел. Бу яшь кешеләрнең үз-үзләрен гамәлгә ашыруга шартлар тудыру өчен озын юл», - дип дәвам итте министр.
Алга таба ул алга республикада яшьләр сәясәтенең үсеш алган инфраструктурасы, яңа Яшьләр үзәкләре ачу, балалар лагерьлары, яшүсмерләр клублары ачу турында сөйләде.
Соңыннан катнашучылар министрга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Сораулар төрле сфераларга кагыла иде. Мәсәлән, мальмедан килгән студент Казан югары уку йортларына керергә теләве һәм аның тәртипләре турында сорады. Приднестровье делегаты Татарстан белән бергәлектә проектлар эшләргә теләвен белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 1марттан 7 мартка кадәр Сириуста Бөтендөнья яшьләр фестивале үтте. Бөтендөнья яшьләр фестивале РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатында үтә.
Төп программадан соң, 2000 яшь чит илдән килгән делегатлар Россия буенча сәяхәткә таралдылар. Төбәкләр программасы илнең 30 шәһәрендә үтә, шул исәптән Татарстанда да. Төбәк программасы чит ил катнашучыларына Россия белән, аның мәдәни байлыклары, тарихи мирасы, халыкларның милли күптөрлелеге һәм аларның традицияләре, уникаль табигате һәм икътисади потенциалы белән танышу мөмкинлеген бирде.
Программага 5 тематик маршрут керә: « Россиядә яшәргә һәм эшләргә», «Хәтер юлы», «Чикләрсез ил», «Без Россиягә әйләнеп кайттык», Халыкара күргәзмә-форум «Россия». Һәр катнашучы эшләнгән маршрутлар буенча 30 зур шәһәрләрнең берсендә була ала. Болардан тыш чит ил кунаклары өч көнгә Мәскәүдә тукталдылар. Алар ВДНХда Халыкара «Россия»күргәзмә-форумында булдылар. Форумда Россиянең төрле төбәкләрендә фән өлкәсендә, сәнәгатьтә, мәдәнияттә, һәм традицияләрдә төп казанышларын белделәр.