Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең региональ программасында катнашучылар белән очрашты. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Республика рәисен ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озатып йөрде.
Бөтендөнья яшьләр фестивале Россиядә ике этапта уза. Беренче этап 1 марттан 7 мартка кадәр Сочида узды. Икенче этап кысаларында 13-16 март көннәрендә Россиянең 30 субъектында, шул исәптән Татарстанда региональ программа гамәлгә ашырыла. Республикага 50 илдән 100 гә якын делегат килгән: Австрия, Аргентина, Бразилия, Венгрия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Кытай, Сербия һәм башка берничә дәүләт.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Бөтендөнья яшьләр фестиваленең региональ программасын кабул итү Татарстан өчен зур дәрәҗә. «Бу, әлбәттә, иң зур халыкара вакыйгаларның берсе. Хәзерге шартларда Россия белән хезмәттәшлек итәргә теләгән илләр белән элемтәне саклау бик мөһим. Сезнең яңа танышу, яңа дуслар табу мөмкинлеге бар», диде ул.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Тынычлыкта һәм татулыкта монда 175 милләт вәкилләре яши. Гражданнарның дини ихтыяҗларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Татарстан халыклары ассамблеясы үз эшчәнлеген уңышлы алып бара.
«Без яшьләрнең үз-үзләрен үстерә алулары өчен киң мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Бездә гомуми белем бирү системасы шактый яхшы төзелгән, ресурс үзәкләрен үстерүгә бик күп акча салабыз. Татарстан вузлары илебездә алдынгылардан санала, аларда 22 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Шулай ук бүген безнең республикада барлык кирәкле спорт инфраструктурасы, яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары булдырылган», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, 21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» беренче халыкара мультиспорт турниры узды. «Ярышлар бик уңышлы үтте. Кунаклар күп иде. Казан 116 илдән 2 меңнән артык спортчыны кабул итте. Без тагын бер кат иң зур турнирларны иң югары дәрәҗәдә үткәрә алуыбызны расладык. Быел бездә тагын берничә халыкара чара, шул исәптән KazanForum һәм БРИКС саммиты узачак», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
«Без Сезгә Татарстанда яхшы вакыт уздыруыгызны телибез. Бөтендөнья фестиваленең төп максаты-төрле илләрдән килгән яшьләр һәм актив кешеләр арасында элемтәләр төзүдә ярдәм итү. Сез бергә уртак киләчәк төзергә тиеш. Уңышлар сезгә!»- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары әңгәмә барышында республика Рәисе берничә сорауга җавап бирде. Серб Республикасы студенты Татарстанның нинди юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерергә теләве белән кызыксынды. «Мин ышанам, безнең аралашу өчен мөмкинлекләр бик күп-бу IT, туризм һәм мәдәни алмашу. Сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү мөһим. Татарстанда вертолетлар һәм башка машина төзелеше продукциясе җитештерелә. Серб Республикасы безнең өчен дус кына түгел, ә тугандаш. Без сезнең белән барлык юнәлешләрдә дә актив эшләячәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аргентина делегаты Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләрен ничек хәл итүләре белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу темага өстенлекле игътибар бирелә. «Кадрлар әзерләү системасы, бигрәк тә предприятиеләрнең бу процесска катнашы мөһим. Безнең вузлар һәм ресурс үзәкләре Индустриаль партнерлар белән актив эшлиләр. «Алабуга Политех» мәгариф үзәге проекты тормышка ашырыла, ул эш бирүчеләрдән таләп ителгән квалификацияле белгечләр әзерли. Киләчәктә әлеге үзәктә 25 мең студент, шул исәптән чит ил студентларын укыту планлаштырыла. Без Латин Америкасы илләре белән дә хезмәттәшлекне үстерүгә шатбыз», - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Казанга визит кысаларында региональ программада катнашучылар Татарстанның тарихы һәм күпмилләтле мәдәнияте белән танышачак, истәлекле урыннарда һәм эре предприятиеләрдә булачак. Аерым алганда, кунакларга Иннополис, Милли китапханә, «Урам» экстрим-паркы, «Ак Барс Арена» стадионы, Идел буе физик культура һәм спорт Институты, шулай ук башка истәлекле объектлар күрсәтеләчәк.
Региональ программаны ТР Яшьләр министрлыгы һәм Росмолодежь оештыра.