Татарстан Студентлар лигасы «Яшьләр хәл итә» медиаквизын эшләтеп җибәрде. Бу проект тавыш бирергә һәм бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләргә баручы яшьләр белән актив диалогка юнәлдерелгән.
«Тавыш бирү мөһим, ә бу хакта сөйләү кирәк. Квизда теләгән һәркем катнаша ала. Без яшьләр өчен кызыклы биремнәр әзерләдек. Моның өчен ботка https://t.me/media_quiz_bot сылтамасы буенча үтәргә һәм постларда #молодежь_ хештег куярга кирәк. Җиңүчеләр партнерлардан кыйммәтле бүләкләр алачак», - дип билгеләп үтте ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.
Җиңүчеләр шарда очу, күңел ачу чараларына билетлар, глемпингта ял итү, беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен стикерпаклар һәм башка күп нәрсәләр ала алачак.
Квиз кичә старт алды һәм инде беренче бирем җиңүчеләре бар. «Минем өчен бу сайлаулар беренче. Бик дулкынландыргыч булды, чөнки һәркемнең тавышына илебезнең киләчәге бәйле. Тавыш бирүдән соң мин студентлар Лигасыннан квизада катнаштым һәм беренче биремнең җиңүчеләренең берсе булдым, моңа мин бик шатмын. Миңа интерактивлар ошады, алар җиңел һәм аңлаешлы. Класс идеясе-парлар өчен конкурс, ә мин мем белән биремнәрне түземсезлек белән көтәм», - дип тәэсирләре белән уртаклашты катнашучы квиза, Чаллы студенты Анастасия Волкова.
Тулырак мәгълүмат белән Студентлар лигасының рәсми битендә танышырга мөмкин: https://vk.com/wall-147484_37328.