Татарстан югары уку йорты студентлары тематик квизда Россия һәм Кече Ватанны белүчеләр исеме өчен көрәшәчәкләр

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның югары уку йортлары арасында Россия һәм Кече Ватанны белү буенча «Яшь юлдаш - Молодой попутчик» яшьләр проекты кысаларында квиз-турнир старт алды. Анда бөтен республикадан 16 команда катнашты.

Турнирның максаты – югары белем бирү программалары буенча укучыларның кызыксынуын арттыру һәм аларның Россия һәм туган якның мәдәни мирасын саклауда һәм үстерүдә катнашуы, шулай ук үз иленә мәхәббәт тәрбияләү.

Ачылу тантанасы кунакларының берсе – финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясенең геймификация юнәлеше координаторы, Санк-Петербургның  яшьләр сәясәте буенча иҗтимагый слветы әгъзасы, профессиональ директорлар Ассоциациясе әгъзасы «Медиа Пресс» акцонерлык  җәмгыяте генераль директоры, ике тапкыр «Бәллүр ябалак» иясе,  «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион клубының «Клубның иң яхшы капитаны» иясе Алексей Блинов. Квиз – «Яшь Юлдаш» турниры Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар Лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы ярдәме белән Татарстн Республикасы яшьләренең иҗади инициативаларына ярдәм итү  ресурс үзәге тарафыннан үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International