Самара студенты Татарстанда матурлык һәм талант конкурсында җиңү яулады

2024 елның 22 марты, җомга

21 мартта Казан шәһәренең иң зур концерт мәйданчыгы – «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия югары уку йортлары студентлары арасында «Яз гүзәле - 2024» вузара матурлык һәм талант клнкурсы призерларын бүләкләү тантанасы үтте.

«Яз гүзәле 2024» яшьләрне  мәдәнияткә һәм татар халкы традицияләренә хөрмәт тәрбияләүгә, шулай ук яшьләрдә актив тормыш позициясе, патриотизм, позитив тормыш кыйммәтләре формалаштыруга, физик һәм рухи  камилләштерүгә  юнәлтелгән.

Ел саен үткәрелә торган әлеге конкурсны «Идел»  яшьләр үзәге, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, ТР Рәисе каршындагы республикада яшәүче халык вәкилләренең  татар телен һәм туган телләрне саклау һәм үстерү Комиссиясе ярдәме белән Казан дәүләт энергетика университеты оештыра.

«Яз гүзәле» конкурсы иң беренче тапкыр 2009 елда Казан дәүләт университетының үз эчендә генә үткәрелә, ләкин зур популярлык алу сәбәпле, ул республика дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә быел ул федераль дәрәҗә статусы алды. Конкурста катнашырга теләк белдереп, төрле төбәкләрдән 100дән артык гариза килде. Болар:     Казан,  Яр Чаллы, Астрахан, Пермь, Уфа, Самара, Мәскәү, Чебоксар, Түбән Новгород һәм Сарански  шәһәрләреннән.  Жюри 30 финалистны сайлап алды.   Финалистлар  14 марттан 20 мартка кадәр  Казанда арадаш сынауларны үттеләр, шулай ук  мәдәни-белем алу программасында катнаштылар.   Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча, суперфиналга 10 студент үтте.

- «Яз гүзәле» конкурсында   тышкы матурлык кына түгел, ә рухи һәм эчке матурлык та мөһим. Шуңа күрә  катнашучылар  интеллектуаль һәм иҗади ярышлар да үтәләр.  Монда аларнның эчке дөньялары, күңел байлыгы, гаилә кыйммәтләренә карашлары да ачыла.  Конкурс милли традицияләрнең дәвамчанлыгына юнәлтелгән. Үзеңнең телеңне,  нәселеңнең мәдәниятен белмичә,  киләчәктә үсү мөмкин түгел.  Конкурсның тагын бер үзенчәлеге ул – югары дәрәҗәдәге чиста студентлар конкурсы, - дип билгеләде  Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.

Финал барышында  конкурсның суперфиналистлары үзләре турында,  үзләренең кызыксынулары, мавыгулары, яраткан шөгыльләре  турында сөйләделәр. Туган телгә, татар мәдәниятенә  мәхәббәтләрен белдерделәр. Кызлар  үз талантларын күрсәтеп,   балкып торган номерлары белән чыгыш ясадылар.  Конкурс программасы  кызларның милли костюмнарда дефиле  белән төгәлләнде.

 Жюри карары буенча,    «Яз гүзәле - 2024» конкурсының «Алтын калфагы»  Самара дәүләт социаль- педагогия университеты студенты Фәрзәнә Мәхмүтовага  бирелде.  Эдвард Абдуллаҗанов аңа Диплом һәм ноутбук тапшырды. Болардан тыш, җиңүче кыз КДЭУ ректорының махсус номинациясендә дә приз алды.  Калган суперфиналистлар дипломнар һәм төрле номинацияләрдә призларга лаек булдылар.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Министрлыкның һәм ТР хөкүмәтенең милли мәдәниятне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән  мондый чараларны хуплавын,  ярдәм итүен ассызыклады.

-  «Яз гүзәле» конкурсы безгә  үзебезнең милли  тамырларыбызга сак караучы  яңа буын тәрбияләүдә ярдәм итә.  Туган телдә сөйләү  һәм ата-бабалар традицияләрен  саклау безнең көннәрдә модага һәм ихтыяҗга әйләнә, - дип белдерде  Ринат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International