Гомуммилли матәм көнендә Татарстан яшьләре Крокуста теракт вакытында һәлак булганнар истәлегенә багышланган акцияләргә кушылдылар

2024 елның 24 марты, якшәмбе

Гомуммилли матәм көнендә  Татарстан яшьләре  «Крокус Сити Холл»дагы   теракт вакытында һәлак булганнар истәлегенә багышланган акцияләргә кушылдылар. Төрле яшьләр хәрәкәте активистлары «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар. Казанда Җиңү Паркында    «Татарстан. Кайгырабыз. 22.03.2024» язуы белән шәмнәр кабыздылар.

 «Безнең илебез өчен бу коточкыч трагедия. Йөзләрчә  кешеләр, шул исәптән яшьләр һәм балалар гомерләре...   Без мондый зур  кайгыга битараф кала алмыйбыз.  Бөтен ил кайгыда. Татарстан яшьләре, төрле россиякүләм акцияләрдә катнашып, үзләренең   борчылуларын  һәм  теләктәшлекләрен   күрсәтәләр.  Мондый авыр вакытта бердәм һәм бергә булу бик мөһим», - диде ТР Яшлщр эшлщре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Казанда  «Хәтер шәме»  акциясендә  100ләп кеше катнашты. Акциягә Яшь гвардия, Форпост активистлары, Студентлар  отрядлары,  студентлар Лигасы, ОНФ, волонтерлар, эзтабарлар  кушылды.   Алар Җиңү Паркында Мәңгелек ут белән рәттән мәйданчыкта шәмнәр куйдылар, терактта һәлак булганнарны минутлык тынлык белән искә алдылар.

Чарада Россия герое Рәсим Басиков та катнашты. «Беренче чиратта хәзер үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында уйларга кирәк. Хокук саклау органнары нәрсә эшләгәннәрен белә, һәм мин аларга ышанам. Ләкин бу башкалар ял итәргә тиеш дигән сүз түгел. Игътибарлы булырга кирәк. Террорчылыкка каршы торуның төп кагыйдәләре һәркемгә билгеле. Ташланган сумкаларга, шикле кешеләргә игътибар итегез.Мин бу саклык чараларының кешеләргә бервакытта да кирәк булмавы турында хыялландым,  ләкин кызганычка каршы аяныч хәлләр булып тора. Россия гражданы буларак, мондый  вәхшилекне эшләгәннәр җәзасын алсын иде дип бик телим. Иң мөһиме, бирешмәскә, аек фикер йөртергә кирәк», - диде ул.

 «Без,  Татарстан яшьләре,  бөтен Россия белән берлектә  үлгәннәр өчен кайгырабыз һәм  теракт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез. Әлеге  коточкыч фаҗигада һәлак булган һәм яраланганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Без бөтен йөрәгебез һәм күңелебез белән зыян күрүчеләр янында», - дип билгеләде ТР Яшь Гвардия җитәкчесе  Руслан Шиһабетдинов.

«Бу катлаулы, авыр көндә без – Татарстан Республикасының барлык ирекле җәмәгатьчелеге исеменнән коточкыч фаҗигадан һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез. Без дә теләктәшлек акциясенә кушылдык. Хәзер барыбызга да бергә булу һәм бер-беребез турында кайгырту бик мөһим.  Без кирәкле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер», - диде ТР иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Шулай ук әлеге акөияләргә татарстанның төрле шәһәрләре һәм районнары яшьләре дә кушылды. Мәсәлән, йорт тәрәзәләрендә һәм яшьләр үзәкләрендә  ак  торналар пәйда булды.

 «Мондый вәхшәтне эшләүчеләрне кеше дип атарга тел әйләнми. Әлеге фаҗига кагылган һәр кеше белән бергә кайгырабыз  һәм елыйбыз. Түбән Кама яшьләре зур стихияле мемориал оештырды. Әлеге мемориалга кайгы уртаклашу, теләктәшлек йөзеннән бик күп кеше килә. Бүген без «Торналар» акциясендә  катнаштык. Фаҗигада туганнарын һәм якыннарын югалтканнарга бу кайгыны кичерергә көч һәм сабырлык бирсен», - дип белдерде Түбән Кама волонтерлар хәрәкәте активисты, «Ковер» яшьләр үзәге директоры  Булат Әюпов.

Болардан тыш, республиканың төрле шәһәрләрендә теракт корбаннары истәлегенә стихияле мемориаллар барлыкка килде. Анда кешеләр чәчәкләр һәм балалар уенчыклары алып киләләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International