Татарстаннан 84 гаилә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча түләүсез субсидия алды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстанда 84 гаилә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча балалы гаиләләр өчен гомуми бәядән 35% һәм баласыз гаиләләр өчен 30% күләмендә түләүсез субсидия алуга сертификатлар алды.

«Түләүсез субсидия-яшь гаиләләргә ярдәм итү формаларының берсе һәм ул 2006 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 8 меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу мөмкинлектән файдаланучылар саны елдан-ел арта. Узган ел 38 район һәм шәһәрдән 80 яшь гаилә ярдәм алган булса, быел инде - 41 муниципалитеттан 84 гаилә. Безнең министрлык дүрт торак программасын күзәтә, алар буенча 2023 елда Татарстанның 400дән артык яшь гаиләсе дәүләт ярдәме белән үз торакларын сатып алган», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча түләүсез субсидия торак сатып алу, йорт төзү яки ипотека кредитын түләү өчен бирелә. Программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыкны расларга, түләү сәләтен расларга кирәк, ир белән хатынның яше 35 яшьтән артмаска тиеш. Катнашучы буларак исәпкә кую өчен яшь гаиләгә теркәлү урыны буенча башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Без хәзер йорт төзи алуыбызга бик шат. Улыбыз аеруча шат, ул үз бүлмәсе турында хыяллана. Яңа йортта балалар өчен яхшырак шартлар тудыра алабыз.  Без яшь гаиләләргә ярдәм иткәне өчен район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Хыялларның тормышка ашуына шатмын. Төп мәсьәлә хәл ителә, яшәргә, эшләргә, балаларны үстерергә генә кала», - дип уртаклашты Аксубай районыннан күп балалы гаилә башлыгы Артем Николаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International