«Алдынгылар хәрәкәте» балалар сменасында бу җәйдә Татарстаннан 18 меңгә якын бала ял итәчәк

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстанда балалар лагерьларында республикада яшәүче 220меңгә якын бала ял итәчәк. Республика лагерьларында гына түгел, Кара диңгез буе лагерьларында да ял итәчәкләр. 43,5 мең юллама Татарстан  Республикасы бюджетыннан түләнәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина сөйләде.

 «Алдынгылар хәрәкәте»нә килгәндә, узган ел безнең балаларның җәйге ялын оештыру буенча кызыклы уртак тәҗрибәбез бар иде. Бу бик бай сменалар иде. Алар безне быел да гаҗәпләндерерләр дип уйлыйм. Без ачык һәм үзара бәйләнешкә әзер. Сменалар тагын да кызыклырак булыр дип ышанам», - дип ассызыклады ул.

Быел Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»  балалар лагере сменалары  муниципаль, шулай ук мәктәп яны лагерьлары да оештырылачак. Моннан тыш тугыз профиль смена үткәреләчәк. Ул 18 мең баланы колачлаячак. Бу турыда Татарстан Рәисе урынбасары, оешма җитәкчесе Тимур Сөләйманов сөйләде.

Җәй буена фәнгә, патриотизмга, лидерлыкка, экологиягә, иҗатка, медиа, спорт, туризм, волонтерлыкка багышланган тугыз региональ смена үтәчәк. Аларга инде теркәлү башланды.   Сменага эләгү өчен, портфолио һәм    җибәрергә һәм теге яки бу программаны үтү өчен үзеңнең мотивация белән видеомөрәҗәгатҗ яздырырга кирәк. Ата-аналар взносы  15меңнән 20 меңгә кадәр.

 «Смена миссиясе   –  балага яңа дуслар табарга мөмкинлек тудыру, тормыш  тәҗрибәсе  булдыру.  Лагерь шулай ук рамкадан чыгарга мөмкинлек тудыра, үзеңә ышанырга, яхшы гадәтләр формалаштырырга, сәламәт яшәү рәвеше формалаштырырга, дөрес тукланырга һәм тирә-юньдәгеләр белән үзара аңлашырга  өйрәтә», - диде  Сөләйманов.

«Алдынгылар хәрәкәте» турындагы күрсәтмәгә 2022 елның җәендә Россия Президенты В.В. Путин кул куйды. Татарстан бүлеген Тимур Сөләйманов җитәкли. «Алдынгылар хәрәкәте» белән хезмәттәшлектә эшләячәк Республика координацион советын булдыру турындагы    Указга 2023 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International