Татарстан Яшьләр министрлыгында коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2024 елның 29 марты, җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Чара министр Ринат Садыйков җитәкчелегендә узды.

Утырышта шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Екатерина Согрина, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең 2023 елның 25 сентябрендәге  2 номерлы һәм 2023 елның 28 декабрендәге  3 номерлы утырышлары беркетмәләрендә күрсәтелгән йөкләмәләрнең үтәлеше;

2. 2023 ел йомгаклары буенча норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшнең торышы;

3. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Коррупциягә каршы тору максатларында Министрлыкның бюджет акчаларын һәм мөлкәтен кулланганда законнарны үтәүне тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар. Министрлык ихтыяҗлары өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуны анализлау;

4. Министрлыкта Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре, дәүләт хезмәтенә керүче затлар, шулай ук министрлыкка караган учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан эшкуарлык эшчәнлегендә катнашу тыюын үтәү.

Чара барышында эшчәнлекнең каралган юнәлешләре буенча эшне активлаштыруга һәм коррупция күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән конкрет чаралар һәм йөкләмәләр исемлеге эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International