Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчеләрен сайлап алачаклар

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында торрорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь  җитәкчесе ярдәмчесе вазифасына конкурс башланды. Конкурста катнашу өчен 2024 елның 18 апреленә кадәр гариза бирергә кирәк. Гаризалар   https://atmrt.ru/youngassistant сылтамасы буенча җибәрелә.

«Һәр елны   яшь ярдәмчеләр куркынычсызлык һәм яшьләр өлкәсен бәйләүче звено ролен үти. Яшьләр арасында ачык һәм тигез хокуклы диалог ярдәмендә профилактика чаралары бөтенләй яңа формат ала-үзара аңлау һәм чын катнашу форматы. Ел дәвамында яшьләр ярдәмчеләре актив рәвештә төрле профилактик чаралар оештыралар һәм үткәрәләр, грант конкурсларында җиңүчеләр булалар һәм куркынычсызлык буенча авторлык проектларын эшлиләр», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

Конкурс кысаларында «Вектор» һәм  «Курсор» белем бирү программалары үтә. Белем бирү программалары куркынычсызлык буенча актуаль мәсьәләләрне үз эченә ала. Алар: яшьләр мохитендә һәм «Интернет» челтәрендә экстремизм һәм терроризм идеологиясен кисәтү технологияләре, хокук грамоталылыгы өлкәсе, яшьләр мохитендә куркынычсызлык буенча проектлар эшләү һәм аларны гамәлгә ашыру буенча эш, экстремизмга һәм радикаль дөньяга карашка каршы тору өлкәсендә компетенцияләрне үстерү һ.б.

Конкурс 2017 елдан башлап һәр елны үтә. Аны Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия аппараты ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештыра.

Проектны  6 ел эчендә гамәлгә ашыру барышында яшь ярдәмчеләр тарафыннан Татарстан Республикасының 25 муниципаль берәмлекләрендә 350 профилактик чара үткәрелде. Анда барысы 18000 артык  кеше катнашты. Отылган грантлар суммасы  2961850 сум тәшкил итте.

Проектны гамәлгә ашыру чорында 95 кеше яшьләр ярдәмчесе булды. Алар иминлек өлкәсендә дә, шулай ук башка социаль-экономик институтларда да эшчәнлек алып баруны дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International