«Алтын каләм – Золотое перо» Республика фестиваленең онлайн-этабын ачу тантанасы үтте

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

«Алтын каләм – Золотое перо» республика фестивале башланды. Аңа 300дән артык гариза сатылды. Фестивальдә 120гә  якын кеше катнашты. Аларны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сәламләде.

«Катнашучылар арасында без заманча журналистика һәм медиа үсеше белән кызыксынучы яшьләрне күрәбез. Яшьләрнең  яшьләр өчен кызыклы медиа продуктлар тудыруы һәм катлаулы темалар турында гади, аңлаешлы сөйләүләре  бик мөһим.

Шуңа күрә әлеге  фестиваль бик кирәк һәм ул быел беренче тапкыр яңа форматта үтә. Катнашучылар өчен онлайн һәм офлайн этаплар оештырылган. Алар ярдәмендә яшьләр өлкәнең инструментлары һәм төп юнәлешләре белән таныша алалар. Шул исәптән яшҗләр үзәкләре базасында һәм яшүсмерләр клубларында аларга өй эшләрен үтәү мөмкинлеге бар. Шуның белән бергә катнашучылар агымдагы көн тәртибе буенча материаллар әзерләячәкләр  һәм үзләрен практика үтүче журналистлар ролендә сынаячаклар. Фестивальнең төп өлешендә без зур кызыклы программа әзерләдек. Сез экспертлар белән очрашып, аларга сораулар бирә һәм консультацияләр, остазлардан киңәшләр алу мөмкинлеге ачаксыз», - дип аңлатты министр.

Ринат Садыйков  шулай ук быел Фестиавль җиңүчеләр санын арттырачакларын да билгеләп үтте. Иң активлар гран-при алачаклар һәм медиа юнәлеше буенча бюджет нигезендә югары уку йортларына керү мөмкинлегенә ия булачаклар. Югары уку йортлары һәм махсус урта белем бирү уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәкләрен үстерү өчен 1 млн сум күләмендә сертификатлар алачаклар.

Катнашучылар журналистика, медиаменеджмент, тайм-менеджмент, видеоблогинг, фотография һәм башка актуаль темаларга лекцияләрдә катнаштылар инде.

Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны фестивальнең жюри рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, журналистлар союзы рәисе Илшат Әминов, Дәүләт советы депутаты, жюри рәисе ярдәмчесе Римма Ратникова  һәм басма һәм «ТАТМЕДИА» массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы эшләре идарәсе җитәкчесе  Данис Сәләхетдиновлар сәламләде.

Алдагы онлайн-этап кысаларында фестиваль катнашучыларын төрле юнәлештәге остазлардан лекцияләр, мастер-класслар көтә. Үзенең сәламләү чыгышында Римма Ратникова фестивальнең уникаль булуын билгеләп үтте һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Үз чиратында Данис Сәләхетдинов медиа өлкәсендә һәрвакыт профессиональ кадрлар кирәклеген ассызыклады.

Быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр «Медиаүзәкләр» трегы оештырылды. Анда Татарстан Республикасының югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлар медиалары катнаша. Медиаүзәкләр фестивальнең берничә темасы кысаларында медиапродуктлар әзерли. Алар: Гаилә елы, Фәнни технологик үсеш елы, сәламәт яшәү рәвеше һәм яшьләрнең психологик сәламәтлеге, патриотик тәрбия һәм милләтара бердәмлек. Иң яхшылары медиаүзәкләр үсешенә һәм җиһазлар сатып алу өчен ярдәм алачак.

Конкурс юнәлешләре шәхси, шулай ук коллектив номинацияләрне үз эченә ала.

Конкурста шәхси катнашу кысаларында 8 юнәлеш билгеләнде: татар телендә басма журналистика; подкастлар һәм радио(рус һәм татар телләрендә);  фотожурналистика; телевидение и видеоблогинг (рус һәм татар телләрендә); дизайн и верстка; SMM; реклама һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш.

Коллектив номинациясе катнашучылары Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм махсус белем бирү уку йортлары.

Фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, ТР журналистлар союзы, ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы, ТР югары белем бирү оешмалары, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Идел» яшьләр журналы һәм   «Ялкын» журналлары тарафыннан  оештырыла.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International