ТР яшьләр дипломатиясе Академиясе Global Talks халыкара мөнәсәбәтләр буенча белем бирү лекцияләре циклын башлап җибәрә

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстанның Милли китапханәсендә  18 апрель 18.30.да Global Talks халыкара мөнәсәбәтләр буенча ТР яшьләр дипломатиясе Академиясе башлап җибәргән белем бирү лекцияләре циклының беренче очрашуы үтә.Беренче лекциянең темасы –  «Хәзерге дөньяның глобаль куркынычларына җавап буларак тотрыклы гадәтләр».

Ул тыңлаучыларга глобаль климат үзгәрүе сәбәпләре, ачлык һәм халык саны арту проблемалары, шулай ук әлеге чакыруларның энергетикага, заманча технологияләргә, мәдәни мирас объектларына һәм мәгарифкә йогынтысы турында белергә мөмкинлек бирәчәк.

Экспертлар булып, МГИМО табигатьтән файдалану һәм экологиянең халыкара комплекслы проблемалары кафедрасы доценты Андрей Авраменко һәм Евразия белем бирү институтының халыкара программалар җитәкчесе, МГИМО икътисади клубының фәнни җитәкчесе урынбасары Анастасия Макаренко чыгыш ясаячак. 

Чарага катнашу сылтама буенча алдан ирекле теркәлү рәвешендә  булачак.

 Белем бирү лекцияләре сериясе хәзерге халыкара мөнәсәбәтләр буенча ачык интерактив экспертлар чыгышлары циклыннан тора.

Лекцияләр дөнья сәясәтендә һәм тугандаш дисциплиналарда Россия экспертлары катнашында дискуссияләр форматында оештырыла. Global Talks проекты ярдәмендә теләгән һәркем халыкара көн тәртибендәге заманча  глобаль чакырулар, энергетика һәм икътисади куркынычсызлык, Россиянең әйдәп баручы актерлары белән халыкара аренада мөнәсәбәтләрен үстерү, милли үзенчәлек һәм глобальләшү роле, глобаль идарә өлкәсендә дөньякүләм трендлар, хезмәт һәм һөнәрләр базары, һәм башка бик күп актуаль мәсьәләләр буенча мәгълүмат алу мөмкинлеге алачаклар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International