Татарстан Республикасыннан Данияр Сәләхов Көньяк федераль округында ясалма интеллект буенча хакатон җиңүчесе булды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Сочида «Цифрлы прорыв. Сезон: ясалма интеллект» проектының алтынчы округ хакатон җиңүчеләрен бүләкләделәр. Проект «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасына кергән.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 18 җиңүче команда 3600000 сум приз фондын  бүлеште. Катнашучылар, ясалма интеллектны кулланып, балалар азыгы продуктларын маркировкалауны бәяләү буенча карарлар, сатуны модельләштерү инструментлары, социаль әһәмиятле товарларга һәм башка системаларга һәм программа модульләренә бәяләр дәрәҗәсенең туры килүен билгеләү буенча кушымталар эшләделәр. 

Ясалма интеллект буенча хакатонда катнашучылар алты кейста карарлар эшләделәр. Командалар һәр мәсьәләдә 600000 сум приз фондына көрәштеләр: беренче урынга – 300000 сум, икенчегә- 200000 сум, өченчегә – 100000 сум. Финалга кадәр 113 команда килеп җитте.

Хакатонны РФ Мәдәният министрлыгы, «Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды   «Киләчәк» акционерлык җәмгыяте, МГУның «Воробьевы горы» инновацион фәнни-технологик үзәге  белән берлектә  «Мөмкинлекләр акселераторы» компаниясе, ДНР Хөкүмәте Рәисе урынбасары секретариаты, Media Wise реклама агентлыгы һәм Россия сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм профилактик медицина милли медиөина тикшеренү үзәге алып барды.

Кейста беренче урынны «Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды «Киләчәк» акционерлык җәмгыятеннән  «Факториал» командасы яулады. Команда составында Татарстан Республикасыннан Данияр Сәләхов та бар иде.  

  «Цифрлы прорыв. Сезон: ясалма интеллект» проектының һәр катнашучысы  хакатоннар нәтиҗәләре буенча карьера үсеше  һәм IТ өлкәсендә социаль лифт, эшләнгән карарлар буенча бәяләү  һәм кире элемтә, шулай ук партнерлар өчен уникаль цифрлы профиль мөмкинлеге ала. Проектның төп максаты -бурычларны чишү өчен кадрлар сайлап алу системасын булдыру, ясалма интеллект технологияләрен кулланып, продуктлар һәм сервислар булдырырга теләгән талантлы, перспективалы белгечләрне эзләү, үстерү һәм аларга ярдәм итү, Россиянең ИИ технологияләре базарын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү дәрәҗәсен  күтәрү, ясалма интеллектны кулланып, продуктларны популярлаштыру, эшләү һәм үстерү.

Конкурсны  оештыручы – Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы.   Операторы – «Россия – мөмкинлекләр иле»,  проектның технологик партнерлары: Yandex Cloud и VK.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International