Татарстанда «Алга!Поехали» форумы старт алды

2024 елның 19 апреле, җомга

Бүген «Алга-Поехали!» республика форумы старт алды. Форум ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Тантаналы чара башланыр алдыннан балалар республика Рәисенә гамәлгә ашырыла торган проектлар - экологик походлар, зооволонтерлык, юлларда балаларның куркынычсызлыгын арттыру буенча укыту чаралары һәм башкалар турында сөйләделәр.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, милли лидер Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Алдынгылар хәрәкәте» яшь буынны патриотик тәрбияләүдә мөһим роль уйный, үз-үзләрен тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр бирә.

Ул искәрткәнчә, «Алдынгылар хәрәкәте» республика бүлекчәсе оешканнан бирле кыска вакыт эчендә аның клублары һәр мәктәптә, яшьләр һәм яшүсмерләр үзәкләрендә барлыкка килгән. Балалар һәм яшүсмерләр өчен күп санлы төрле чаралар гамәлгә ашырыла, аларда 200 меңнән артык кеше катнаша.

«Әгәр без туган ягыбызны, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны яратмасак, традицияләребезне сакламасак, киләчәк булмаячак. Ләкин безнең өчен андый куркыныч юк. Шул исәптән, сезнең кебек битараф булмаган, актив яшьләр аркасында. Сезнең үз-үзегезне тормышка ашыру һәм уңышка ирешү өчен барлык мөмкинлекләрегез бар. Без, үз чиратыбызда, сезнең барлык башлангычларыгызга ярдәм итәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Форум 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чара балаларга һәм яшьләргә «Алдынгылар хәрәкәте»  мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүгә һәм аларның иҗтимагый-файдалы эшчәнлектә катнашуга мотивациясен арттыруга юнәлдерелгән. Форумда катнашу өчен Казанда 1000нән артык бала һәм яшүсмер, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» остазлары җыелды.

Бүген Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең 1522 беренчел бүлеге уңышлы эшли. Республикада 54,5 меңнән артык кеше инде катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International