ТР Яшьләр эшләре министрлыгы командасы Татарстанда 24 апрельдә старт алган «Георгий тасмасы» һәм «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акцияләренә кушылды. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Бу Бөек Ватан сугышы вакытында илне саклаган ветераннарыбызга һәм хәзер хәрби бурычларын үтәүчеләргә хөрмәт. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Яшьләрнең гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбия чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителүенә инфраструктураның киң челтәре ярдәм итә бу яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, хәрби – патриотик клублар, Форпост, Патриот, Авангард үзәге, аларның эше елына 500 меңгә кадәр кешене колачлый. Буыннар бәйләнеше Җиңү бәйрәме алдыннан гына түгел, ә ел дәвамында да безнең ветераннар белән очрашулар уза. Шулай итеп, Яшьләр ул вакыттагы тарихларны беренче заттан тыңлый», - дип билгеләп үтә министр.
Исегезгә төшерәбез, волонтерлар һәм яшьләр оешмалары активистлары җәмәгать урыннарында, эре сәүдә үзәкләрендә, паркларда һәм республика районнары һәм шәһәрләре урамнарында теләгән һәркемгә Георгий тасмалары һәм Кызыл канәфер таратачаклар.
Республикада яшәүчеләргә барлыгы 350 меңнән артык Георгий тасмасы тапшыру планлаштырыла. «Кызыл канәфер» билгеләрен халык иганәләр өчен ала, ә җыелган барлык акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк.