Татарстан яшьләре «Җиңүнең Сирень чәчәге» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
«Севастополь салюты» сортлы үсентеләрне Татарстанга Волгоград өлкәсеннән китерделәр. Акциядә 300дән артык кеше катнаша. Истәлекле аллеялар Казан шәһәре территориясендә 83 нче гимназиядә, изге Гурий Казан православие гимназиясендә, «Росток» балалар бакчасында, «Добрый» лагеренда (Биектау районы), Питрәч районында Хәтер паркында, Алексеевск районында «СинЭнергия» яшьләр үзәге янында барлыкка килә, – дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Бу агач очраклы сайланмаган. Фронтовиклар еш кына 1945 елның язында шәһәрләргә сирень чәчәкләре сибелгәнен һәм алар Бөек Җиңү символы булып киткәнен искә төшерәләр.
«Яшьләребезнең ата-бабаларыбыз батырлыгын истә тотуы мөһим. Без яшьләрнең зур кызыксынуын күрәбез, алар бәйрәм алдыннан төрле патриотик акцияләрдә актив катнашалар. Сугыш безнең илдәге һәр гаиләгә кагылды, һәркемнең үз тарихы, үз геройлары бар, алар турында яшьләр горурлык белән сөйлиләр», – дип йомгаклады министр урынбасары.
«Мин бу акциядә беренче тапкыр катнашам. Лагерьда без шундый зур эштә катнаштык. Бу бер көнлек чара гына түгел, ә бөтен бер тарих», – дип билгеләп үтте Ютазы районыннан «Игелек территориясе» иреклеләр сменасында катнашучы Чыңгыз Гатауллин.