Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чарада быел республиканың 160 волонтеры катнашачак. Чара 19 майда Спас районында «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә узачак.
«Традиция буенча инде бишенче ел рәттән волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге белән берлектә без чараның волонтерлык программасын тәэмин итәбез. Волонтерларыбызның төп бурычы-кунакларны территория буенча навигацияләү, шулай ук мәгълүмат белән тәэмин итү, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре белән аралашу, кунакларны урнаштыруда ярдәм итү. Чарага кадәр волонтерлар укыту уза, шуңа күрә форум кунакларының барлык сорауларына җавап бирә алачаклар. Аларны танып белү җиңел, волонтерлар брендлы экипировкада булачак», - диде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин билгеләп үткәнчә, бу инде бишенче ел, алар команда белән бергә бу вакыйгага волонтерлар пулын әзерли: «Оештыручылар буларак безнең төп максат – бәйрәм атмосферасын булдыру һәм чарада системалы эшне тәэмин итү. Волонтерларны укытуга игътибар итү бик мөһим-аларны «Изге Болгар җыены» тантанасы тарихы, бәйрәм программасы, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы схемасы, волонтерлар башкарачак функционал, чара вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, төрле гадәттән тыш хәлләрдә реакция планы белән таныштырачаклар».