Казанда Чит ил студентлары белән очрашу узды

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Үзәк Азия төбәгеннән укырга килгән чит ил студентлары белән очрашты.

Татарстанда бөтен дөньядан 22000нән артык чит ил студенты белем ала, күпчелеге БДБ илләреннән - Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан.

Халыклар дуслыгы йортында узган очрашуда 14 югары уку йортыннан 150 студентка Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте, чит ил студентлары файдалана ала торган мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Ачык диалогта студентлар Татарстан Республикасын укыту өчен сайлауның төп факторы ата-аналар киңәшләреннән тыш мәдәни кыйммәтләрнең уртаклыгы булуын, ә яшьләр сәясәтендә иң мөһим дип санаган юнәлешләр арасында психологик ярдәм күрсәтелүен таныды.

Татарстан Республикасы Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов INO.STUD чит ил студентлары белән эшләү комитеты, студент яшьләре һәм чит ил студентлары өчен үткәрелә торган чаралар белән таныштырды - Халыклар дуслыгы фестивале, чит ил студентлары фестивале Global fest, Liga languages тел курслары.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров автономияләр һәм диаспоралар белән эш тәкъдим итте, ксенофобия һәм милләтара конфликтларны профилактикалау, законнарны үтәү мәсьәләләренә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International