Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңартылган составы белән беренче утырышы узды. Совет составына 12 иҗтимагый берләшмә, коммерцияле булмаган яшьләр оешмалары, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре кергән. Иҗтимагый совет вәкилләренең тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://minmol.tatarstan.ru/file/pub/pub_4173049.pdf.
Иҗтимагый советның вәкаләтләре өч ел дәвам итә. Иҗтимагый совет әгъзалары Министрлыкның төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча комиссияләре эшенә кертелгән, агымдагы елга ачык максатлар һәм бурычлар формалаштыруда, норматив хокукый документларны тикшерүдә турыдан-туры катнашалар.
Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина һәм Совет әгъзалары катнашты. Беренче утырыш кысаларында Иҗтимагый совет рәисен сайладылар, ул «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» Автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары Александр Карповны яңадан сайлады һәм иҗтимагый максатларны тормышка ашыруның аралык нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.