Татарстан җитәкчеләре Владивостокта узачак Халыкара фестивальдә республика исеменнән чыгыш ясаячак

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Киләсе җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышында лагерьларда республикадан 172 меңнән артык бала ял итәчәк. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева катнашында традицион ведомствоара комиссия узды. Анда 300дән артык кеше катнашты-ведомствоара комиссия әгъзалары, ял оештыруда катнашкан министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, шәһәр һәм районнарның яшьләр эшләре буенча бүлекләр җитәкчеләре һәм урынбасарлары, лагерьлар башлыклары, вожатыйлар һәм педагоглар оештыручылар. Бу елның үзенчәлеге булып лагерьлар күргәзмәсе булды, анда ял оештыручылар үз программаларын тәкъдим иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.

Комиссия утырышы кысаларында җәйге кампаниягә әзерлек турында фикер алыштылар һәм тантаналы рәвештә сезонга старт бирделәр.

«Без җәйге сәламәтләндерү кампаниясен башларга әзер. Май ахырында лагерьлар балаларны беренче җәйге сменага кабул итә башлаячак. Традиция буенча, лагерьларда иминлекне тәэмин итүгә, шулай ук программаларны тутыруга зур басым ясыйбыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Россиядә балалар җәйге ялын оештыруда флагманнарның берсе булып тора. Республикада киң җәелгән инфраструктура булдырылган, без бу эшне дәвам итәбез», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.

Моннан тыш, «Педагогик командалар һәм технологияләр инкубаторы» республика әйдаманнар  командалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, анда катнашучылар әйдаман  эше компетенцияләрен белүдә ярыштылар, әйдаманнар тормышыннан реаль кейслар хәл иттеләр, шулай ук үз талантларын күрсәттеләр.

Анда 10 әйдаман командасы катнашты: «Студентлар хезмәт отрядлары», «Черноморец» республика үзәге, «Волга» республика үзәге, «Сәләт» яшьләр үзәге, «Сәләт Ак-Барс» яшьләр үзәге, «Ял» шәһәр үзәге, «Яшел каникуллар» балалар программалары студиясе, «Хыяллар» ДОЛ, «Пионер» ДОЛ, «Интеллект КАИ» югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге.

Конкурста җиңүче булдылар:

1 урын - «Ял» шәһәр үзәге» МБУ

2 урын – «Яшел каникуллар» ҖЧҖ

3 урын- «Интеллект» it-лагеры.

Конкурста катнашучылардан җыелма команда төзелде, ул быелның 16-20 сентябрендә Владивостокта «Океан» ВДЦДА вожат командаларының халыкара фестивалендә республикабыз исеменнән чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International