2024 елгы балалар җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында 42 меңнән артык бала республика бюджеты хисабына ял итәчәк. Алар арасында авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр, балалар йортларыннан, сәләтле балалар бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«42 меңнән артык яшүсмер ял итүне оештыру өчен 700 млн сумга якын акча юнәлтелгән, алар арасында авыр тормыш хәлендә булганнар, тернәкләндерү дәвалануына мохтаҗлар, мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләреннән, приютлардан, балалар йортларыннан, опекун гаиләләреннән һәм сәләтле балалар. Юллама тулысынча бюджет хисабына тәэмин ителә», - дип аңлатты министр.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән ел саен мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид балалар өчен махсус сменалар оештырыла. Быел 550 баланың ялы планлаштырылган. Бу максатларга бюджеттан 4,5 млн.сум бүлеп бирелә», – дип дәвам итте Садыйков.
Быел беренче тапкыр бу эшкә иҗтимагый оешмалар җәлеп ителде-әлеге сменаларга юлламаларны бүлү иҗтимагый оешмалар арасында программалар конкурсы аша үтте.
Бүгенге көндә 200 кешене колачлаган ике смена булды – психик сәламәтлеге бозылган балалар өчен, дип нәтиҗә ясады ул.
Моннан тыш, 14-17 яшьлек 900 яшүсмер федераль проект буенча, республика муниципаль районнарыннан аерым квота буенча, Биектау районының «Чайка» һәм Тәтеш муниципаль районының «Чайка» үзәкләрендә «Геройлар иле» сменасы программасында бушлай катнашачак.