Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләреннән 2,6 меңнән артык бала җәйге лагерьларга бушлай юлламалар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Муниципаль берәмлекләрдән төзелгән гаризалар кысаларында Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән, быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында ата - аналары мобилизацияләнгән балалар өчен түләүсез нигездә 2605 юллама бирелде», - дип сөйләде ул.
Шул исәптән, 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 900 кешедән торган барлык яшүсмерләр дә федераль проект буенча, республика муниципаль районнарыннан аерым квота буенча, Биектау районының «Чайка» һәм Тәтеш муниципаль районының «Чайка» үзәкләрендә «Геройлар иле» сменасында катнашачак.