Татарстанда «Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан алып балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау» программасы дәвам итә. Программаны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашыра. Быел биш лагерьга юллар яңартылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта 1,3 млрд сумлык 56 лагерьга керү юллары ремонтланган, шуларның 2023 елда 5 лагерьга керү юллары ремонтланган. Агымдагы елда 152,5 млн сумлык 5 лагерь юлларын ремонтлау эше дәвам итә», - дип сөйләде министр.