Татарстанда яшьләр сәясәте һәм мәдәнияте учреждениеләре базасында көндезге лагерьлар эшли башлады

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

«Быел яңа форматны – яшьләр сәясәте һәм мәдәнияте учреждениеләре базасында оештырылган көндезге лагерьларны эшләтеп җибәрәбез. Пилот сменалары республиканың 3 районында – Яшел Үзән, Алабуга, Азнакай районнарында 6 смена форматында узачак», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Мондый лагерьлар Азнакай яшьләр үзәгендә, Зеленодольск районында Мәдәни үсеш үзәге базасында һәм Алабуга районында «Созвездие» мәдәни үсеш үзәге базасында эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International