Татарстанда ел башыннан яшь гаиләләр өчен 700дән артык тематик чара үткәрелде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Быел аеруча игътибар иткән яшьләр категорияләренең берсе – яшь гаиләләр. Бүген актив хезмәттәшлек төрле ярдәм формалары аша башкарыла, мәсәлән, һәр районда яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында оештырылган һәм консультатив ярдәм күрсәтүче, гаилә ялын оештыручы яшь гаиләләр клублары. Ел башыннан Татарстанның яшьләр оешмалары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләре тарафыннан 700дән артык тематик чара гамәлгә ашырылган», - дип сөйләде министр.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан «Демография» милли проекты кысаларында Гаилә елы дип игълан ителде.