УРАМ Экстрим-паркына ачылганнан бирле 1,5 миллионнан артык кеше килгән

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Ачылу вакытыннан бирле урам экстрим-паркына 1,5 миллионнан артык кеше килгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Урам экстрим-паркы актив үсеш ала. Дүрт ел эчендә аны 1,5 миллионнан артык кеше караган. Бу экстремаль спорт төрләре, заманча сәнгать, медиатворчество һәм башка юнәлешләр белән мавыгучы яшьләрне берләштерүче уникаль объект», - дип ассызыклады министр.

Аның сүзләренчә, әлеге концепциягә шулай ук 25 шундый, әмма масштабта бераз кечерәк объектлар туры килә, алар бу дүрт ел эчендә республиканың муниципаль берәмлекләрендә барлыкка килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International