Казанда БРИКС илләре уеннары башланырга 10 көн кала җанатарлар җиде спорт төре буенча финалга билетлар сатып алды.
Спорт сөючеләр арасында, сату динамикасына карап, бадминтон, бокс, өстәл теннисы, суга сикерү, синхрон йөзү, спорт һәм сәнгать гимнастикасы иң популяр булып чыкты. БРИКС илләре уеннары кысаларында аларның финалына билетлар инде сатылып беткән.
Хәзер җанатарлар әлеге спорт төрләре буенча ярышларның чирек һәм ярымфинал көннәренә билетларны актив сатып ала.
«БРИКС илләре уеннарына без билетлар сатуны алар башланырга 50 көн кала ачтык, әмма беренче көннәрдә үк 100 мең билетның 10% сатуны гамәлгә ашырдык. Уеннарны ачу тантанасына кадәр ике атна алдан бездә җиде финалга барлык урыннар сатылган һәм тагын берничә спорт төре буенча солдаут якынлаша. Мин ышанам, безне, «Киләчәк Уеннары»ндагы кебек аншлаглар көтә», - дип белдерде Владимир Леонов.
Җанатарларга уңайлы булсын өчен БРИКС 2024 уеннарының билет программасы буенча юл күрсәткече барлыкка килде. Анда тамашачылар өчен кирәкле барлык мәгълүмат тупланган уеннарның спорт программасы, бирелә торган сервислар, файдалы киңәшләр урнашкан. Аны сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин.
Казандагы БРИКС 2024 уеннарына билетларны Брикс Уеннарының рәсми сайтында яки турнирның рәсми партнеры kassir.ru сайтында сатып алырга мөмкин.