Kazan Digital week-2024тә иң яхшы IT-компанияләр конкурсы һәм хакатоннар марафоны узачак

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Kazan Digital week - 2024 халыкара форумы 9-11 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак.

Форумда цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнашачак.  Катнашучылар рәсми сайтта теркәлә.

Форумда «ИТ-компания лидер» конкурсы узачак, анда ун тематик юнәлеш буенча лидер компанияләр билгеләнәчәк. Моннан тыш, майдан сентябрьгә кадәр тематик вебинарлар сериясе һәм Хакатоннар марафоны уза, аның нәтиҗәләре Kazan Digital weekта ясалачак.

Быел форум 10 тематик юнәлешне берләштерәчәк:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;

 -Цифрлы индустрия 4.0;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Яңа заман кибер куркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

 Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International