Бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Казанда Яшьләр көнен үткәрүнең төп мәйданчыгы булып традицион рәвештә «УРАМ» экстрим-паркы тора.
Быел фестивальнең төп темасы Россиядә Гаилә елына багышланган, төп йөкләмәсе – төрле буыннарны берләштерү.
«Гаилә елында Яшьләр көнен үткәрүнең төп мәйданчыгында без яшьләрнең тантаналы никахлашуына шаһит булдык. Кәләшнең яшьләр эшләре министрлыгының безнең тармак хезмәткәре булуы икеләтә күңелле. Яшь парларыбызга бәхетле тормыш телим», - диде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
«Безнең өчен дулкынландыргыч көн, без бу вакыйгага озак әзерләндек. Ләкин, гаиләбезнең иң мөһим вакыйгасын бу мәйданчыкта барысы белән билгеләп үтүләренә бик шатмын. Безнең мәхәббәт тарихы 2021 елның 28 августында пляж волейболы уенында башланды. Ул вакытта без төрле командалар өчен уйнадык, һәрберсенең үз максатлары һәм амбицияләре бар иде. Ләкин язмыш, чын сюжет остасы буларак, безне хәзер дә бер командада берләштерде», - дип аңлатма бирде яшьләр Виктор һәм Лиана.