Татарстан яшьләр сәясәтен үстерүгә 134,2 млн сум алачак

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан төбәктә яшьләр сәясәтен үстерүгә 134,2 млн сумнан артык акча откан. «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза торган «Яшьләр өчен төбәк» федераль конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.

2024 елгы «Яшьләр өчен төбәк» конкурсы нәтиҗәләре буенча федераль бюджеттан субсидияләр Россиянең 51 төбәге арасында бүленгән. Татарстан программа буенча топ-5 регионга керде.

«Регионнарның мөһим ярдәме. Быел алынган акчалар Казан шәһәрендәге Химиклар мәдәният йорты базасында яшьләр өчен республика үзәген капиталь ремонтлауның икенче этабын үткәрүгә, яшьләр өчен системалы чараларны гамәлгә ашыруга һәм яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең компетенцияләрен арттыруга юнәлдереләчәк. Конкурсның мөһим шарты-регион ягыннан финанслашу. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без ел саен федераль конкурста катнашу мөмкинлеге алабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда республика федераль бюджеттан 136 млн сум күләмендә субсидия алды. Әлеге субсидия кысаларында «Креатив процесслар фабрикасы» (Әлмәт шәһәре) һәм «Вертолет» (Казан шәһәре) яшьләр үзәкләре ремонтланды, шулай ук медиаүзәкләр челтәрен үстерү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре өчен белем бирү программалары, яшүсмерләр белән психологик-педагогик эшне көчәйтү, патриотик тәрбия бирү, эшләүче яшьләр өчен чаралар үткәрелде. 2024 елга Казан шәһәрендәге Химиклар мәдәният йорты базасында республика яшьләр үзәген капиталь ремонтлауның 1 этабын үткәрүгә, яшьләр өчен системалы чараларны гамәлгә ашыруга һәм яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең компетенцияләрен күтәрүгә 188,5 млн сум күләмендә субсидия алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International