Яңа Чишмә районының «Ажаган» яшүсмерләр клубында тегү остаханәсе эшли башлады

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Яңа Чишмә районының «Ажаган» яшүсмерләр клубында «Татар мәдәнияте чыганакларына» дигән проект тормышка ашырыла. Биредә тегү остаханәсе булдырылган, анда бүгенге көндә 14 яшүсмер шөгыльләнә. Проект яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен Татарстан Яшьләр министрлыгы грант конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

«Яраткан үзәктә яңа секция барлыкка килүгә бик шатбыз, дәресләрдә без төп тегүгә һәм кисүгә өйрәндек, республикабызда яшәүче халыкларның бай мәдәнияте белән якыннан таныштык, шулай ук татар милли орнаментларын ясап карадык», – дип уртаклашты егетләрнең берсе.

Остаханә тегү машинкалары, үлчәү кораллары һәм тегү өчен кирәкле барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Моннан тыш, яшүсмерләр клубы шулай ук укыту өчен проектор һәм асылмалы экран сатып алган.

«Безнең беренче очрашуларда балалар яңа җиһазларны дөрес куллану буенча инструкция һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштылар. Шулай ук укучылар өчен республиканың профессиональ тегүчеләреннән мастер-класслар уза», - дип сөйләде яшүсмерләр клубының өстәмә белем бирү педагогы Гөлшат Вәлиева.

Хәзер яшүсмерләр татар милли алъяпкычы ясауның кызыклы процессына чумган, дип өстәде ул.

Тиздән йомгаклау эшен — татар милли элементларын кулланып эшләнмә ясауга керешәчәкләр, алар 30 августта ярминкәдә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International