Республиканың Спас районында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Яшь гаилә» фестивале узды – проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Чарада 18 яшь гаилә катнашты, алар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде.
Көн дәвамында фестиваль кунаклары үзләренең кулинар, иҗади һәм спорт сәләтләрен күрсәтә алган төрле мәйданчыкларда булдылар. Моннан тыш, «Алдынгылар хәрәкәте» яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары станция оештырды.
Фестиваль тәмамлангач, яшь гаиләләр 1500 сумнан 4000 сумга кадәр Бүләк сертификатларына ия булдылар һәм «kol GALI RESORT & SPA» биш йолдызлы кунакханәсендә бушлай SPAГА бардылар.
Чараны оештыручылар шулай ук беренче тапкыр никахлашкан гаиләләрне һәм сабый туган яшь парларны истәлекле сувенирлар һәм Спас районы башлыгы имзасы белән открыткалар белән бүләкләүләрен билгеләп үтәләр.