Бүген Казанда физкультурачылар көне кысаларында УРАМ экстрим-паркында ГТО мобиль мәйданчыгы эшләде. Комплекс нормативларын теләгән һәркем үти ала иде.
ГТО комплексы чаралары «Спорт тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та катнашты. Ул ГТО нормативларын алтын билгегә тапшырды.
«Ай дәвамында көндәлек зарядка, спорт күнегүләре бүген яхшы нәтиҗә күрсәтергә ярдәм итте. Шунысы сөендерә, бүген УРАМ экстрим паркының бу мәйданчыгында күпсанлы яшүсмерләр, яшьләр бар, алар шулай ук актив рәвештә ГТО тапшыралар», - дип билгеләп үтте министр.
Шул исәптән, ГТО нормативларын ТР Яшьләр министрлыгы хезмәткәрләре дә тапшырды. Ведомство командасы яшьләрне актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә һәм һәрвакыт хәрәкәттә булырга өндәде.