30 августта 13.00 сәгатьтә Казанда Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» республика ачык телевизион фестиваленең зур концерты була.
«Фестиваль лауреатларының һәм җиңүчеләренең республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм концерты инде традициягә әйләнде. Фестиваль инде күп еллар дәвамында эшләүче яшьләргә дөнья дәрәҗәсендәге танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. Проект яшәү урынына, һөнәргә, статуска, гаилә хәленә карамастан, бөтен яшьләр өчен үз-үзләрен тормышка ашыру өчен бертөрле шартлар тудырылуына тагын бер дәлил булып тора. Масштаблы вакыйгада республиканың 12 предприятиесеннән 220ләп кеше катнашачак», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, мәдәният буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остазы, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Башкала халкына һәм кунакларына үзләренең иҗади номерларын «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Аммоний» АҖ, «Татэнерго» АҖ, Зәй ГРЭСЫ, Казан дәүләт казна дары заводы, СИБУР компанияләр төркеме коллективлары һәм башкалар тәкъдим итәчәк.
Концерт фестиваль гимны астында командалар парады белән ачылачак, ә бергәләп «Мин яратам сине, Татарстан» композициясен башкару белән тәмамланачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда, 11 нче фестиваль сезонында, ТРның 43 муниципаль берәмлегеннән 190 предприятие, оешма, учреждениедән эшләүче яшьләрнең якынча 1,5 мең вәкиле катнашты.
Фестивальне уздыруның 10 елында әлеге мәктәп аша 10 меңгә якын кеше узган. 2013 елда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.
Эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленә гариза бирү кампаниясе Фестиваль сайтында дәвам итә.
Фестиваль яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.