Татарстанда 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде

2024 елның 27 сентябре, җомга

Киләсе ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең алда торган чакыруларның мөһимлеген исәпкә алып, 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәм», - дип белдерде Миңнеханов.

Үзенең чыгышы башында Татарстан башлыгы: "меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм суверенитеты өчен фидакарь рәвештә көрәшә. Үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәп, куелган хәрби бурычларны ышанычлы хәл итеп, безнең сугышчылар батырлык, чыдамлык һәм каһарманлык күрсәтәләр». Ул залда Ватанны саклаучылар булуын хәбәр итте. «Сез – безнең горурлыгыбыз. Барлык геройларыбызга ихлас рәхмәт һәм тирән ихтирам. Без сезнең белән горурланабыз!»,- диде Миңнеханов.

«Без ышанабыз, җиңү безнең кулда булачак, безнең геройлар өйләренә кайтачак. Без аларны тыныч тормышка кайтару өчен барлык кирәкле шартлар тудырырга тиеш», – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов моның өчен тулы бер комплекслы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак, дип өстәде. Барыннан да элек СВО ветераннарын социализацияләү һәм реабилитацияләүне, аларны эшкә урнаштыруны тәэмин итәргә кирәк булачак. Алай гына да түгел, аның сүзләренчә, кичекмәстән ярдәм күрсәтергә кирәк.

«Бу эшкә барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, республика предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук быел төзелгән СВО ветераннары Ассоциациясе һәм башка иҗтимагый оешмалар җәлеп ителергә тиеш», – дип ассызыклады ТР Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International