«Генийлар бергә: идарә турында»: Татарстанда яшь дәүләт хезмәткәрләрен үстерүгә юнәлдерелгән проект сессиясе старт алды

2024 елның 12 октябре, шимбә

Татарстанда яшь идарәчеләрне үстерүгә юнәлдерелгән проект сессиясе старт алды. Анда Татарстаннан 35 яшькә кадәрге яшь дәүләт хезмәткәрләре катнашты. Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза. Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Сессия яшь идарәчеләрнең һөнәри үсешенә, шулай ук дәүләт хезмәтендәге мәгънәләргә, кыйммәтләргә һәм лидерлыкка багышланган.

Программа кысаларында яшь дәүләт хезмәткәрләре белән хезмәттәшлекнең дүрт төре оештырылды:

  • «Үзбилгеләнү» һәм «Үз-үзеңне проектлау» блокларыннан торган «Шәхси үсеш трегы» белем бирү программасы.
  • Үсеш потенциалын карау кысаларында Татарстан Республикасының топ-җитәкчеләре белән мотивацияле очрашулар: лидерлык, нәтиҗәгә юнәлеш бирү, социаль җайлашу, процессларны системалаштыру.
  • Эмоциональ интеллект, тәэсирләр белән идарә итү, системалы фикерләү һәм үзгәрешләр белән идарә итү темалары буенча күнекмә тренинглары һәм мастер-класслар.
  • Формаль булмаган коммуникацияләр оештыру һәм бергәлек формалаштыру.

«Быел ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәме белән төрле категориядәге яшьләр өчен «Ярат. Иҗат ит. Илһамландыр» эчтәлекле сессияләр үткәрә. Мондый форматта яшь дәүләт хезмәткәрләре белән очрашу беренче тапкыр. Без сезне камилләштерү өчен югары квалификацияле экспертлар һәм белгечләр чакырдык, киләчәктә – безнең Татарстанны да», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, катнашучыларны сәламләп.

Беренче көнне катнашучылар өчен пленар сессия оештырылды, анда экспертлар булып «Россия —мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Дмитрий Гужеля, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков, Татарстан Республикасы әниләр берлеге директоры Нина Шимина чыгыш ясады. Очрашуның модераторы ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина булды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты. Ул яшь белгечләр өчен мондый күчмә чаралар уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте: «Алар – дәүләт системасының киләчәге. 5-10 елдан яшь дәүләт хезмәткәрләре төп карарларны кабул итәчәк. Алар бер – берсе белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша, өйрәтә, мотивацияли ала торган мохит булдыру мөһим – бу ведомстволар эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак».

Экспертлар катнашучылар белән бергә яшь кешеләрне дәүләт хезмәтенә җәлеп итә һәм тотып тора торган шартларга һәм факторларга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

«Заманча дәүләт идарәсе шартларында эшнең уңышын һәм нәтиҗәлелеген билгели торган төп аспектларның берсе – профессиональ компетенцияләрнең үсеш дәрәҗәсе. Заман таләпләрен нәтиҗәле хәл итү өчен дәүләт хезмәткәре вакыт кытлыгы шартларында җитди карарлар кабул итә белергә, нәтиҗәгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, командалар белән идарә итүдә үзәк рольне лидерлык сыйфатлары уйный – кешеләрне берләштерү генә түгел, ә бердәм максатка таба хәрәкәт итәргә этәрү дә. Моның белән беррәттән дәүләт хезмәтенең мәгънәләрен һәм кыйммәтләрен аңлау яшь идарәчеләргә Россия файдасына теләсә нинди инициативаны уңышлы тормышка ашырырга сәләтле чын-чынлап нәтиҗәле команда төзергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Дмитрий Гужеля.

Дәүләт хезмәтендә чакырулар алдындагы куркуларны ничек җиңәргә һәм мотивацияне югалтмаска дигән сорауга Владимир Жаворонков дәүләт хезмәтендә хезмәт итү – кешеләргә хезмәт итү хисеннән башка эшләү мөмкин түгел, дип җавап бирде: «Үз эшчәнлегеңә аңлы рәвештә якын килергә һәм эшнең максатларын һәм миссиясен аңларга кирәк. Бу акча эшләү турында түгел. Эчке үзәк һәм чакыруларга, югары идеалларга һәм кыйммәтләргә хезмәт итүгә әзерлек булырга тиеш. Тик бу очракта сезгә бернәрсә дә куркыныч түгел. Сез гамәлләр горизонтын, планлаштыру горизонтын күрәсез – сездә юл күрсәтүче йолдыз бар».

Александр Белов сүзләренчә, профессиональ яну белән эшләүнең яхшы практикасы буларак түбәндәге инструмент кулланыла, беркадәр вакыттан соң команда эчендә үз хезмәткәрләреңнең функционалын үзгәртәсең. Алар яңа биттән юнәлешне өйрәнә башлыйлар һәм аларда энтузиазм, ниндидер яңа нәрсәне өйрәнү теләге туа. Ул катнашучыларга укырга, өйрәнергә, яңаны ачарга һәм үз мөмкинлекләренең чикләрен узарга теләде.

Эшегездә нинди казанышлар сезгә канәгатьлек китерә дигән сорауга Альберт Гыйльметдинов бик гади һәм төгәл җавап бирде: «Мин төрле вазифаларда, төрле илләрдә эшләдем, һәм һәрвакыт бер гади әйбер – яхшы, сыйфатлы эшләнгән эш канәгатьлек китерә иде».

ТР Рәисе ярдәмчесе спикер булып чыгыш ясаган чираттагы лекция нәкъ менә лидерлык күнекмәләренә, эшне сине канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр алырлык итеп оештыра белүгә багышланган иде. Лекция барышында эш тирәлегендәге үзгәрешләргә җайлашу зарурлыгы һәм команданы трансформация процесслары аша нәтиҗәле алып бара белү турында фикер алыштылар. Шулай ук реаль идарә практикасы нигезендә эшләү концепцияләре һәм методлары каралды.

Аннары андрагог, еxecutive коучтан һәм шәхси үсеш стратегиясен булдыру буенча җитәкчеләр һәм экспертлар менторы Гүзәл Газиздән «Шәхси үсеш трегы» белем бирү программасы башланды. Беренче тренингның темасы үз-үзеңне һәм көчле якларыңны аңлау компетенциясе буларак үзбилгеләнү булды.

Алда катнашучыларны ике көнлек лекцияләр, очрашулар, квизлар һәм төрле мастер-класслар көтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International