Авыл хуҗалыгының киләчәге яшьләр кулында: Казанда «Робосело» Бөтенроссия фәнни-технологик форумы старт алды

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Казанда «Робосело» Бөтенроссия фәнни-технологик форумына илнең 11 төбәгеннән 120 яшь аграрий җыелды. Чара заманча югары технологияле агросәнәгать җайланмалары белән эшләү өчен күнекмәләр җитмәүне киметүгә юнәлдерелгән. Икътисадның төрле тармакларында яшьләрнең үз урыннарын табу өчен мөмкинлекләр тудыру «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

«Студент яшьләрне хезмәт эшчәнлегенә, бигрәк тә авыл хуҗалыгына җәлеп итү – илебезнең киләчәге өчен стратегик яктан мөһим адым. Студентларның авыл хуҗалыгы отрядлары–аграрийларга ярдәм итүе генә түгел, бу Россиянең азык-төлек иминлегенә керткән өлеше дә. Яшьләр җирдә эшләү буенча кыйммәтле тәҗрибә туплыйлар, авыл хуҗалыгының бөтен җәмгыять өчен әһәмияте турында беләләр һәм халыкны сыйфатлы һәм кулай продуктлар белән тәэмин итүгә үз өлешләрен кертәләр. Эш кенә түгел, бу патриотик бурыч, чөнки бөтен илнең иминлеге уңышның сыйфатына һәм күләменә бәйле», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Форумның беренче көне кысаларында студентларның авыл хуҗалыгы отрядларын үстерү һәм авыл хуҗалыгында инновацияләрне гамәлгә кертү темасына түгәрәк өстәл узды. Россия студентлар отрядларында катнашучылар, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре авыл хуҗалыгы отрядларының эш тәҗрибәсе, яшьләрне җәлеп итүнең уңышлы практикалары һәм авыл хуҗалыгына инновацион технологияләрне гамәлгә кертү, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының заманча предприятиеләрендә эшләү тәкъдимнәре һәм шартлары турында фикер алыштылар.

Студотрядларның авыл хуҗалыгындагы эш тәҗрибәсе турында студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы әгъзасы Василий Ислаев сөйләде.

«Студент отрядлары – хезмәт тәҗрибәсе алу мөмкинлеге генә түгел, карьера үсеше өчен дә мәйданчык. 2021 елдан башлап, җәйге чорда предприятиегә тулы канлы яшь белгеч булып килү өчен, егетләр бушлай өстәмә эшче белгечлеге ала. Быел авыл хуҗалыгы юнәлешендә 25 һөнәр буенча 2500дән артык студент белем алган, шуларның 868е – Татарстанның 6 муниципаль районында. Илнең авыл хуҗалыгы отрядларына барлыгы 15000 егет һәм кыз эшкә урнаштырылды. Җәйге хезмәт сезонында студентлар 975 миллион сумнан артык акча эшләгән», - дип билгеләде спикер.

Россия студентлар отрядларында катнашучылар яшелчәчеләр, ат үрчетүчеләр, кошчылар, балыкчылар, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләүчеләр, диңгез продуктларын эшкәртүчеләр, зоотехниклар, тракторчылар, ландшафт дизайнерлары һәм башка белгечләр булып эшләделәр. Кайберәүләргә хәтта үзләрен авыл хуҗалыгы дроннары операторлары ролендә дә сынап карарга туры килде. Җәйге хезмәт семестрында студентларның авыл хуҗалыгы отрядлары көче белән 10000 тоннадан артык алма җыеп алынды, 20000 гектардан артык җир сөрелде, 12000 тоннадан артык бөртекле культуралар суктырылды.

Форум 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашуга һәм Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре белән танышуга юнәлдерелгән мастер-класслар һәм дискуссия мәйданчыклары әзерләнде.

Форумның нәтиҗәсе булып студентларның авыл хуҗалыгы отрядларын үстерү һәм Татарстанның аграр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә студентларны эшкә урнаштыру өчен кадрлар әзерләү буенча юл картасын төзү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International