Татарстанда 19 февральдә «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе старт ала

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннанТатарстанда массакүләм яшьләр чаралары планлаштырылган. Шуларның берсе «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе булачак, ул 19 февральдә старт ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Акция кысаларында көндәлек форматта яшьләр арасында тарихи хәтерне саклауга, Кызыл Армия Геройлары һәм сугышчылары, совет халкының хезмәт батырлыгы, буыннар дәвамчанлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән төрле планлы чаралар узачак», – дип аңлатты министр.

«Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе 9 майда Казанның Меңьеллык мәйданында хәрби-патриотик тәрбия учреждениеләре, хәрби техника һәм оборона өлкәсе предприятиеләренең казанышлары күргәзмәсе белән тәмамланачак.

Татарстан яшьләре инде хәзер үк Җиңү юбилеена багышланган чаралар көн тәртибенә керә башлады. Телеграм-каналларда көн саен сугышлар һәм геройлар турында фактлар, шәхси архивлардан алынган вакыйгалар, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлекләре, чаралар һәм акцияләр турында мәгълүмат һәм башкалар урнаштырыла. Шулай ук гыйнварда «Карлы десант РСО. Җиңү десанты» акциясенә старт бирелде», - дип дәвам итте министр.

Киләчәктә «Хәтер вахтасы» акциясенә старт биреләчәк, аның буенча Татарстанның эзләү отрядлары Кызыл армия сугышчыларының үлем урыннарын билгеләү һәм мәетләрен күмү буенча экспедициягә барачак, шулай ук эзләүчеләр тапкан совет солдатларының медальоннарын туганнарына тапшырачак.

Шулай ук традициягә әйләнгән чаралар: «Георгий тасмасы», «Кызыл канәфер», «Җиңү диктанты» һәм башка чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International