Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров аппарат киңәшмәсендә коллективка үзенең яңа урынбасары Руслан Семеновны тәкъдим итте.
Министр билгеләп үткәнчә, Руслан Семеновның яшьләр сәясәте өлкәсендә зур тәҗрибәсе бар: төрле вакытта ул «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесендә һәм Казан талантлар ачык университетында гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары, «Доверие» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә хуҗалык мөдире, «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгендә» бүлек мөдире булып эшләгән һ. б.