Тиешле боерыкка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Владислав Усанов 1974 елның 12 ноябрендә Казанда туган. 1997 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Тарих факультетын тәмамлый, аннары укуын аспирантурада дәвам итә.
1997-2005 елларда Казанның 91нче урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 2005 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына эшкә керә, 2013 елда Балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы була, 2018 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм үстерү бүлеге башлыгы вазифасына күчә. 2023 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Һөнәри һәм иҗади үзбилгеләнү бүлеге башлыгы була.
Владислав Усановның күпсанлы бүләкләре бар, шул исәптән: Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкка йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм иткән өчен» рәхмәт хаты (2019 ел); «Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре» мактаулы исеме (2019 ел); Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының мактау грамотасы (2023 ел); Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте (2023 ел).
Гаилә хәле: буйдак.