Студентлар өчен Транспорт гранты-2025кә гаризалар кабул итү 1 декабрьгә кадәр озайтылды. Исегезгә төшерәбез, Транспорт гранты Татарстан Республикасының һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучы студентларга ай саен акчалата ярдәм күрсәтә. Грантны академик бурычларсыз «яхшы» һәм «бик яхшы» өлгерешләре булган яшьләр ала ала.
Конкурс дүрт этапта уздырыла:
«Без транспорт грантына кызыксыну зур булуга бик шат — 6 меңгә якын студент гариза биргән инде. Бу шәп, әмма без аңлыйбыз, барысы да өлгерә алмады — кемдәдер сессия, кемдәдер өстәмә эш. Шуңа күрә без барыбызга да күбрәк вакыт бирергә һәм гаризалар кабул итүне 1 декабрьгә кадәр озайтырга булдык. Укуда тырышкан һәр студент бераз тынычлансын һәм транспортка чыгымнар турында булса да уйламасын иде.
Транспорт гранты — укучыларга, үсүчеләргә һәм тырышучыларга реаль ярдәм. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының рухына тулысынча туры килә — инициативалы яшьләргә сүздә түгел, ә эштә ярдәм итү», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
2024-2025 уку елында конкурста һөнәри белем бирү оешмаларыннан һәм югары белем бирү оешмаларыннан 5730 студент җиңде. 2024 елда конкурс йомгаклары буенча 153 уку йортыннан 8861 гариза бирелгән, шуларның 41е – югары уку йортлары һәм 112 профессиональ иҗтимагый оешма.
Финанс ярдәме күләме Казан югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына — 11 000 сум, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабугада укучыларга — 10 000 сум, республиканың башка муниципаль районнарыннан килгән студентларга 8 000 сум тәшкил итә. 2024 елда конкурста 153 уку йортыннан 8861 студент катнашты. 5730 укучы җиңүче булды. Конкурсны оештыручылар — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Грант конкурсында Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар – югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында көндезге бүлектә урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге, «яхшы» һәм (яисә) «бик яхшы» өлгереш билгеләре булган тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яки спорт эшчәнлегендә актив булган студентлар катнаша ала. Соңгы аттестация йомгаклары буенча, укуның бөтен чорында академик бурычы булмаган; социаль мохтаҗ категориягә кергән, соңгы аттестация йомгаклары буенча өлгереш билгесе «яхшы» һәм (яисә) «бик яхшы» булган, укуның бөтен чорында академик бурычы булмаган укучылар грантка ия була ала.