Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» Эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Балаларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Халыкара балаларны яклау көнендә «Идел» яшьләр үзәге базасында «Милләтебез хәзинәләре» — «Сокровища нации» профильле балалар сменасы ачылды. Проектны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» Яшьләр үзәге, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра.
30 майдан 1 июньгә кадәр Россиядә Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итүнең төп вакыйгасы — «Беренчеләр Хәрәкәте фестивале» V Халыкара балачак һәм яшьлек фестивале узачак.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында «Созвездие-Йолдызлык» Эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановның махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булачак.
30 майдан 16 июньгә кадәр «Идел» яшьләр үзәге базасында «Милләтебез хәзинәләре» — «Сокровища нации» балалар профильле сменасы уза.
Татарстанлылар «Профессионаллар» Һөнәри осталык чемпионатының 9 компетенциясендә катнашачак.
Татарстан Республикасы үзара хезмәттәшлекнең заманча яшьләр төбәкара форматлары аша Россия төбәкләренең туристлык, гастрономия һәм мәдәни потенциалын алга этәрүгә юнәлдерелгән «Балалар балалар янына бара: Беренчеләрнең гастрономия картасы. Этно-квест» федераль проектының төп төбәкләре исемлегенә керде.
Россия халыклары бердәмлеге елында Россия Яшьләренең «Больше, чем путешествие» программасы масштаблы Бөтенроссия «Белергә. Яратырга. Горурланырга!» проектын башлап җибәрә, әлеге проект катнашучыларны Ватаныбызның гаҗәеп тарихы, мәдәнияте һәм табигате белән таныштырырга, шулай ук чиксез ил буйлап сәяхәт итүнең онытылмаслык тәҗрибәсен бүләк итәргә тиеш.
2026 елның 5 июненнән 7 июньгә кадәр Мордовия Республикасында «Надежда» шифаханәсе мәйданчыгында «Берләшмә» Идел буе федераль округының яшь гаиләләре өчен укыту интенсивы узачак.
Татарстанда 2026 елда балаларны савыктыру лагерьларында 239 643 бала ял итәчәк, шуларның 175 651е җәйге чорда. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында билгеле булды.