Бүген Дәүләт Советы утырышында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2025 елда Татарстанда яшьләрнең бүгенге хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров чыгыш ясады.
Яшьләр көне алдыннан Казанда шәһәр киңлекләрен, локаль проектларны, мәдәни инициативаларны, спорт һәм мәгариф форматларын берләштерә торган ачык промо-чаралар сериясе уза.
5 июньдә Казан-1 тимер юл вокзалыннан беренче 583нче балалар поезды Казан — Анапа маршруты буенча юнәлде. Кара диңгезгә сәяхәткә Татарстан Республикасыннан 475 бала китте.
Татарстанда киң колачлы социаль-мәдәни инициатива — «Минем әтием – Герой» балалар сәнгать фестивале старт ала. Проект балаларны яклау көненә багышланган һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә, гаилә хәтерен саклауга һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән.
Подкастның яңа чыгарылышында Азат Кадыйров чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау, киләчәккә планнар, тормышның яңа этабы башланыр алдыннан була торган хыяллар һәм кичерешләр турында сөйләште.
Июньдә шәхси үсеш, тормыш стратегияләрен формалаштыру, психологик иминлекне ныгыту, финанс һәм цифрлы грамоталылыкны арттыру, шулай ук Россия халыкларының мәдәни күптөрлелеген саклау мәсьәләләренә багышланган онлайн-лекцияләр һәм видеоподкастлар сериясе узачак.
Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында тәмәке һәм никотинлы продукция куллануны профилактикалауга юнәлдерелгән комплекслы социаль программа эшли башлауга әзерләнә.
27 июньдә Казанда Яшьләр көне узачак. Татарстан Республикасында бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы булып гадәттәгечә «УРАМ» экстрим-паркы торачак. Быел вакыйга концепциясе түбәндәге өч төп мәгънәне берләштерәчәк: «Хыял», «Горурлык», «Бердәмлек».
«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проекты Татарстан Республикасы халкы өчен «СпортТрек» юнәлешенең конкурс этабы башлануы турында игълан итте. Катнашучыларга белем бирү марафонын һәм конкурс сынауларын узарга туры киләчәк, шулай ук аларның спорт өлкәсендәге белгечләрнең һөнәри бергәлегенә кушылу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Ел саен балаларны савыктыру лагерьларында 220 меңнән артык бала һәм яшьләр ял итә. 2026 елда сәламәтләндерү кампаниясен финанслау 3,1 млрд сум тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 21% ка күбрәк.