ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2026 ел
сишәмбе

«Больше, чем путешествие» Россия Яшьләре программасының «Белергә. Яратырга. Горурланырга!» Бөтенроссия проектына теркәлү 2026 елның 21 июненә кадәр озайтылды 


14
июнь, 2026 ел
якшәмбе

Казанның Уникаль осталык үзәгендә «Татарстанда эшләнгән» Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсе узачак. Экспозиция «Россия – АСЕАН» саммиты программасының бер өлеше булачак һәм кунакларга республиканың сәнәгать, фәнни-технологик, социаль-гуманитар потенциалын күрсәтәчәк.


13
июнь, 2026 ел
шимбә

Казан Кремлендә республика яшьләренә Россия Федерациясе гражданинының беренче паспортларын тапшырдылар, «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.


12
июнь, 2026 ел
җомга

11 июньдә Казанның Аккош күлендәге урман-парк зонасында «Корпорацияләр кроссы – 2026» экстремаль йөгереше булып узды, анда бөтен республикадан эшләүче яшьләрнең 1500дән артык вәкиле катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этно-конфессиональ фестивалендә катнашучыларны сәламләде. Бәйрәм кунаклары өчен этномузыка концерты, Халыклар Дуслыгы парады әзерләнде.

Казан Кремлендә Россия көнен бәйрәм итүдә студотрядларның өченче хезмәт семестрын ачу тантанасы булды. Быел хәрәкәт составында 15 меңнән артык яшь кеше эшләячәк, шул исәптән 4 меңгә якын яшүсмер.


11
июнь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «СО.Здание» ике яңа мультиформат киңлекне ачу тантанасы булды.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр советы рәистәше, Россия Дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студенты Светлана Еремова «Атмосфера» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Анда илнең 89 субъектыннан биш йөздән артык яшь тикшеренүче катнашты.


10
июнь, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстанда «Алтын каләм – Золотое перо» XXX Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаны 14 яшьтән 24 яшькә кадәр булган яшьләр бирә ала, ә фестивальнең финал этабы 1 июльдән 5 июльгә кадәр күчмә белем бирү программасы форматында узачак.

12 июньдә 13: 00 сәгатьтә Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур бәйрәм концерты булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International