ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Тавыш бирүдә 14 яше тулган һәр граждан катнаша ала. Татарстан халкына проект турында 600дән артык волонтер сөйләячәк. Аларны брендлы форма буенча танып була, алар QR-кодлы кәгазьләр тарата һәм гражданнарга теләгән объектлар өчен тавыш бирергә ярдәм итә. Волонтерлык эшчәнлеге республикада «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Җәйге хезмәт семестрына чыгу алдыннан студентлар бушлай өстәмә эшче һөнәренә укый ала. 2025 елның язгы этабы кысаларында гына да авыл хуҗалыгы юнәлешендәге 7 уку йортында 716 студент өстәмә белгечлек ала. Студент отрядларын эшкә урнаштыру һәм хезмәт проектын гамәлгә ашыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Яшь гвардиячеләр «Ватан-ана чакыра» атаклы скульптурасы сурәтләнгән мурал ясау өстендә биш сәгатьтән артык эшләде, әлеге скульптура шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы логотибында гәүдәләндерелгән. Янәшәдә «Бөек Җиңүгә — 80» дигән язу һәм Георгий тасмасы урнаштырылган — бу әһәмиятле датаны өзлексез бәйрәм итүне тәэмин итә торган батырлык һәм хәтер символы.


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Катнашуга гаризалар 2025 елның 20 июленә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында ведомство буйсынуындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы комиссиясе утырышы узды


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Марафон Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Ватанны саклаучылар, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, эре компанияләр җитәкчеләре, ил геройлары, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре мәктәп укучылары һәм студентлар белән ачык диалогта төрле буыннар өчен Бөек Җиңүнең мәгънәсе һәм әһәмияте турында фикер алышачаклар.


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Шуңа бәйле рәвештә эзләүчеләр җәмәгатьчелеккә Вафа Хәйрулла улы Салиев һәм Петр Арсентьевич Вакатовның туганнарының яшәү урынын билгеләүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлеге мәгълүматка ия булганнарны v-ipc@mail.ru электрон почта адресына белешмәләр җибәрүләрен яисә 8 (843) 555-02-55 һәм 8-960-042-90-82 (WhatsApp, Telegram) телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

«Спартак» яшьләр клубы авыр атлетика буенча махсуслаша. Көн саен клубка уңышларга омтылучы 30дан артык яшь спортчы йөри.

Балтач районы җитәкчелеге районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә муниципалитетта туып үскән югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары белән очрашулар үткәрә.

Чарада 27 кеше, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International