30 августта 13.00 сәгатьтә Казанда Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» республика ачык телевизион фестиваленең зур концерты була
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан регбүлеге Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә «Тере флаг» патриотик акциясе оештырды
«Лига форум: җәй» студентлар форумының «Җитәкчеләр лигасы»дип аталган өченче сменасы тәмамланды. Белем бирү программасыннан тыш, катнашучылар өчен иҗади һәм спорт мастер-класслары, кибер-турнир, ирекле активлык зонасы, студентлар мерчы белән «Лигашоп» эше һәм «Интонация» хедлайнер – төркеме чыгышы оештырылды
Дебатларда Югары Ослан, Арча, Балтач һәм Яшел Үзән районнарыннан ТР Яшьләр парламентына кандидатлар катнашты. Киләсе дебатлар 21 августта Буада узачак
Саммитка 123 илдән 7 000нән артык гариза килгән
Яшел Үзәндә 19 августта беренче «Синең чират» форумы узды. Аннары ул Татарстан Республикасының тагын алты шәһәрендә узачак. Ул республикада яшәүче яшьләргә төбәктә булдырылган мөмкинлекләр турында сөйләүгә, шулай ук аларны Татарстанның яшьләр көн тәртибенә кертүгә юнәлдерелгән
Бу Татарстан Республикасында «хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбияне үстерү үзәге» КАО филиалы белән берлектә яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган беренче проект
Гуманитар миссия кысаларында Луганск Халык Республикасы һәм Татарстан яшьләре арасында очрашу уздырылды. Бу элемтә яңа мөмкинлекләр һәм уртак проектлар өчен башлангыч ноктага әверелде
22 августтан 25 августка кадәр «Татнефть» хәйрия фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Казанда брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation»16нчы Халыкара турниры узачак
2024 елның 3 сентябреннән 5 сентябренә кадәр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә яшь укытучыларны үстерүгә юнәлдерелгән проект сессиясен оештыра