ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

«Югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсының гариза бирү кампаниясе старт алды. Җиңүче 500 мең сум алачак. Катнашучыларга видеоролик - үзпрезентация ясарга, портфолио әзерләргә, шулай ук сайланган темага лекция үткәрергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

«Созвездие - Йолдызлык» театры артистлары Чүпрәле, Питрәч һәм Чистай районнарының яшьләр үзәкләре базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Геройлар истәлегенә лаеклы булачакбыз» дип аталган концерт программаларын тәкъдим иттеләр.

Татарстанда яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча зур мәйданчык булган «Конструктив» Идел буе форумын ябу тантанасы булды.


29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык телевизион иҗат фестиваленең гариза бирү кампаниясен 10 октябрьгә кадәр озайттылар. Фестивальнең тематикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы белән бәйле. Бу хакта «Наше время — Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов белдерде.

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы Татарстан Республикасында яшәүчеләрне шул ук исемдәге премиянең икенче сезонында катнашырга чакыра. Теркәлү проектның рәсми сайтында 2025 елның 16 октябренә кадәр ачык.

2025 елның сентябреннән ноябренә кадәр «CASE-IN Халыкара инженерлык чемпионаты» проектының көзге мәктәп лигасы кубогы – инженер кейсларын чишүдә мәктәп укучылары ярышлары узачак. Проект эшче, инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

2025 елның сентябреннән декабренә кадәр «CASE-IN халыкара инженерлык чемпионаты» проектының Көзге студентлар лигасы кубогы – инженер кейсларын чишүдә студентлар ярышлары узачак. Проект эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

30 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Люби. Созидай. Вдохновляй» проект сессияләре буенча туры эфир үткәрә. Туры эфир ведомствоның Вконтакте сайтында узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сентябрьдән октябрьгә кадәр иң кирәкле темалар: карьера, сәламәтлек, шәхси нәтиҗәлелек, мөнәсәбәтләр һәм гаилә үсеше буенча биш белем бирү сессиясе уза.


26
сентябрь, 2025 ел
җомга

26 сентябрьдә Казан Кремлендә яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча иң эре мәйданчык — «Конструктив» Идел буе форумының рәсми ачылышы булды. Быел проект Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 3800 гариза җыйды.


25
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Респуюликасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы затның һәм министрлыкның бүлек башлыкларының докладлары тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International