ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

5-7 ноябрьдә Россиянең 10 төбәгеннән 250 катнашучы Казанга җыелачак, алар «Яшь патриотлар карашы «Без россиялеләр» төбәкара проекты кысаларында үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр.


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Түбән Новгородта «Беркем дә онытылмаган» эзләү отрядларының унберенче округ Слеты тәмамланды. Бу инде Түбән Новгород өлкәсендә оештырылган бишенче Слет. Бу юлы ул Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 200дән артык катнашучыны җыйды. Татарстан Республикасы эзләү клубларыннан 16 бала катнашты.

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектында «Остазлык» конкурс трегында уртак инициативалар өчен эшче парлар формалаштыру этабы башланды. Татарстан Республикасы халкы трекка 4 ноябрьгә кадәр кушыла ала.


5
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

2025 елгы Казан милли ярыммарафонын уздыру мәйданчыгында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре цифрлы грамоталылык буенча интерактив викторина уздырдылар.


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең III яшьләр фәнни конгрессы старт алды, ул биомедицина һәм биотехнологияләр, архитектура, дизайн, сәнгать, халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокук, белем бирүдә заманча технологияләр, геология һәм нефть – газ технологияләре юнәлешләре буенча Россиядән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 100 гә якын кешене берләштерде.


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Тирән күлдә СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә Чиста Уеннар узды, аларның нәтиҗәләре буенча Тирән күлдән 311 капчык калдык – 3 тоннага якын чүп җыеп алынды.

«Обучение служением»  программасы — студентлар һәм мәктәп укучылары өчен социаль проектлар аша һөнәри тәҗрибә алу, коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт структуралары һәм бизнес белән партнерлыкта актуаль иҗтимагый мөһим бурычларны хәл итү мөмкинлеге ул. Программага Татарстанның 19 югары уку йорты кушылды.

«Океан» Бөтенроссия балалар үзәгендә «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты – «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XXII сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның финал этабына 18 яшькә кадәрге 117 катнашучы үтте. Призерлар рәтендә Татарстан Республикасыннан Россия төбәкләренең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проект авторы Савелий Растотурин бар.


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров  махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен  «Батырлар. Герои Татарстана» программасы катнашучысы Таһир Садыйков белән очрашты. Министр статусында Азат Кадыйров хәзер аның остазы булып тора.

Татарстанда «Гаилә энергиясе» III Республика гаилә интеллектуаль фестивале узачак. Катнашучыларны бай программа, интеллектуаль уеннар, балалар өчен мастер-класслар, ата-аналар өчен белем бирү лекцияләре, шулай ук викториналар һәм конкурслар көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International